Татар Бизнәсендә “Авыл тарихы бәйрәме“ узачак

2014 елның 19 июле, шимбә
Авыллар тарихын өйрәнгәннән соң моны халыкка уен-көлке, тамаша аша җиткерүне районда Татар Бизнәлеләре башлап җибәргән иде. 

Әлеге традицияне дәвам иттереп, якташлары белән очрашып күрешүне максат итеп алар быел да 16 августта Татар Бизнәсе авылында “Авыл тарихы көне“ үткәрәчәкләр. Бу турыда безгә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бакиров шалтыратып әйтте. Ул шулай ук райондашларны, якташларны, һәркемне бәйрәмдә кунак буларак күрергә теләвен дә җиткерде.

Шулай итеп, 16 августта тагын бәйрәм – Татар Бизнәсендә “Авыл тарихы бәйрәме“ көне. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International