Түләнмәгән штраф төрмәгә илтә

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән 500 сум штраф та машина хуҗасын аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бурычыңны вакытында түләмәсәң, төрмәгә ябып куюлары да бар, хәтта.

Мәсәлән, Татарстанда шушы көннәрдә генә 1500 сум түләнмәгән штрафы булган 20 яшьлек егетне ике көнгә рәшәткә артына озатканнар. Ә икенче бер 41 яшьлек ир-атка исә төрмәдә, гомумән дә, биш көн утырырга туры киләчәк. Әгәр дә инде штраф күләме 3 мең сумнан артып китсә, суд приставлары машина йөртүченең милкен кулга алырга да хокуклы. Милкеңне кире кайтару өчен тагын да күбрәк акча чыгарырга туры килүе бар.

Милкеңнән колак кагасың килмәсә...

Хәзерге көндә Татарстанда ниндидер сәбәпләр акрасында ЮХИДИ штрафларын түләмәүче 500 меңнән артык йөртүче исәпләнә. Ә бурыч күләме аеруча зур булган татарстанлылар саны исә 12 мең чамасы. Хәер, тиздән республикада бурычын түләүдән качып йөрүчеләр саны сизелерлек кимер, мөгаен. Чөнки быел хокук саклау органнары һәм суд приставлары әлеге эшкә ныклап тотынды. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә.

Мәсәлән, 2014 елның беренче яртыеллыгында штрафларын вакытында түләмәгән йөртүчеләргә карата 11 меңгә якын эш ачылган. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк. Әле алай гына да түгел, быел бурычларын түләмәгән өчен кулга алынган йөртүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда биш тапкырга (!) артыграк булган, 5,5 мең кешегә исә өстәмә штрафлар салынган. Узган елдан аермалы буларак, быел 250 машина йөртүчене мәҗбүри физик хезмәт белән сынаганнар, 11 меңнән артык кеше исә чит илгә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән.

Татарстанның суд приставлары идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Гришин сүзләренә караганда, 2014 елда суд приставлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләмәүчеләр белән бәйле 432 мең эшне караган. Бурыч күләме исә 356,6 миллион сум тәшкил иткән. Суд приставлары шушы сумманың 198,5 миллионын җыеп алуга ирешкән. Бүгенге көндә алар тагын 158 миллион сумлык бурычны кайтару белән мәшгуль.

- Кайбер мисалларга гына тукталыйк. Мәсәлән, бер оешманың юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме 72 мең сум тәшкил иткән иде. Әлеге бурычны вакытында түләмәгән өчен аларга 820 мең сум штраф түләтергә туры килде, - дип сөйләде Алексей Гришин.

Юл приставына да эләгә

Җитәкче сүзләренә караганда, суд приставлары ЮХИДИ идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшли. Шунысы да бар, әгәр дә әҗәтләре бар машина йөртүчесе гаебе белән берәр юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлә икән, җәзаны штрафларны түләтүне тәэмин итә алмаган пристав та алачак. “Эшен тиешле итеп башкармаган өчен”, - дип белдерде Алексей Гришин. Мәсәлән, быел шундый 131 очрак теркәлгән. Нәтиҗәдә, үз эшенә салкын караган өч юл приставы җәзага тартылган.

Әйтергә кирәк, 158 миллон сум акча беренче карашка шактый зур булып тоелса да, бу өлкәдә вәзгыять шактый тотрыклы, дип саный җитәкчеләр.

- Түләнмәгән штрафлар белән бәйле эшләр безгә килеп кенә тора. Кагыйдә буларак, аларны теркәү өчен өч көн вакыт кирәк. Эшне ачу-ачмау турындагы карар исә киләсе өч көндә кабул ителә. Бер эшне ябабыз, шунда ук икенчесе килә, - ди Алексей Гришин

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, 2014 елның алты аенда Татарстанда барлыгы 2 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 8 процентка азрак. Әлеге һәлакәтләр нәтиҗәсендә барлыгы 238 кеше һәлак булган (узган елга караганда 60 кешегә кимрәк), 2750 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International