Кызыклы да, файдалы да!

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында җәй айларында аеруча җанлану сизелә. Биредә урнашкан ядкәрханәләрдә даими рәвештә яңа күргәзмә, композицияләр оештырылып тора.

20 июль көнне Пушечный двор музее заллары «14 хат...» спектакле өчен сәхнәгә әвереләчәк. Бу әсәр сырхау малай турында. Ул авыруга бирелмичә, ун көн эчендә тормышның тулы мәгънәсен татый - барлык шатлыклары һәм борчулары белән бергә. Ул хатлар яза... Музейның гаҗәеп атмосферасында сез бу хатларның кемгә язылганын, анда нәрсә турында сүз барганын белә алырсыз. Сез тормышның һәр мизгелен татып яшәргә, мәхәббәтне күңелдә сакларга өйрәнерсез, дип хәбәр итә проект авторлары.

Шулай ук, 20 июльдә «Манеж» залында эшләп килүче «Дизайн дөньсы» күргәзмәсе ябылачак. Профессиональ дизайнерларның һәм заманча иҗади бу юнәлештә әле беренче адымнарын гына ясаучыларның проектлары зур кызыксыну тудырды. Аларның эшләре музей кунакларыны киләчәк заман Казанны күрсәтә: гаҗәеп формадагы биналар, гадәти булмаган интерьерлы бутик-кафелар... Икенче эшләр дизайнерларның сәләте кагылган төрле юнәлешләрне тәкъдим итә: упаковка дизайны һәм фирма стилен ясау, музей экспозицясен төзү, экологик мохит булдыру һәм башкалар.

Ә 23 июль көнне 14 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музее «Рамазан аенда сезгә Коръән турында сөйлик» интерактив программага чакыра. Биредә әкияти хикәяләр, кызыклы сәяхәтләр, бизәлгән открыткалар, язма китаплар һәм башка нәрсәләр белән танышырга мөмкин булачак. Балаларыгызга файдалы бәйрәм бүләк итә аласыз, дип билгели «Казан Кремле» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International