Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
173 милләт вәкилен бар Татарстанга таныт
2014 елның 16 июле, чәршәмбе
“Безнең республика: яратабыз һәм горурланабыз!” конкурсы үз чикләрен киңәйтә. Бүген Татарстан Халыклары ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты аңа үз стартын бирде.
Бер атна дәвамында социаль челтәрләрдә #наша республика хэштегы астында чыга торган фотолар өчен “Безнең республика: яратабыз һәм горурланабыз!” дигән конкурс бара. Аны “Команда 2013” һәм “Кадрлар резервы” волонтерлары башлап җибәргән иде. Әлеге идея яшьләрдә киң яңгыраш тапкан. Бер атна эчендә Instagram челтәрендә шушы конкурска дип 800дән артык фото урнаштырылган.
- Без - үз республикабызның патриотлары. Татарстан халыклары ассамблеясы үз эченә 35 милли-мәдәни берләшмәне ала. 2010 елдагы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, республикада 173 милләт вәкиле яши. Кызганыч, без аларның барысын да Халыклар дуслыгы йортында чагылдыра алмыйбыз. Шуңа күрә “Безнең республика: яратабыз һәм горурланабыз!” кысаларында “Милләтләр йөзе” (“Лица нации”) дигән үз конкурсыбызны игълан итәбез. Анда без Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләрен күрергә телибез. Максатыбыз - әлеге конкурсны һәркемгә аңлаешлы итү. Әйдәгез, бер-беребезне тагын да яхшырак белик, 173 милләт вәкилләрен дә камера объективы аша күрсәтик, - диде Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
Татарстан Рәссамнар берлеге вәкилләре, милли-мәдәни берләшмә рәисләре дә оештыручылар белән бик теләп хезмәттәшлек итәргә ризалашкан. Фотоларны профессиональ яктан да, һәвәскәрлек ягыннан да бәялиячәкләр.
Төрле сыйфат һәм форматтагы фотографияләрне fototatarstan@mail.ru һәм Instagram социаль челтәренә җибәреп була. Иҗади эшләр бик гадел итеп бәяләнәчәк, дип ышандыра оештыручылар. Алар балалар, гаиләләрнең милли киемнәрдән төшкән фотоларын җибәрергә тәкъдим итә. Бәйгегә иҗади эшне юллаганда, фото героеның нинди милләт вәкиленнән булуын язып җибәрү зарур. Instagram социаль челтәренә урнаштырганда аны #нашареспублика#лицанации дигән хештег белән куярга кирәк.
Конкурсның нәтиҗәләре 25 августта билгеле булачак. Республика көнендә төп җиңүчегә профессиональ фотоаппарат тапшыралачак. Шулай ук кызыксындыру бүләкләре да көтелә. Иң яхшы фотолар Республика көне уза торган мәйдандагы “Безнең республика: күпмилләтле Татарстан” күргәзмәсендә урын алачак.
Конкурсның ачылышында Кырым Республикасыннан килгән вәкилләр дә катнашты.
- Безнең килүебезнең максаты - Татарстан, монда яшәүче халык белән танышу. Шулай ук үзебезне дә күрсәтергә телибез. Иртәгә Биләргә “Сәләт” яшьләр форумына барабыз. Шушы ике көн эчендә бөтен Казанны карадык һәм таң калдык. Бик күркәм шәһәр! Моңа кадәр Анталия һәм Истанбулда булганым бар иде. Алар минем өчен үрнәк шәһәрләр булып торды. Казанны күргәч, “Юк, әлбәттә, Казан - чибәркәй”, дип әйтеп салдым, - Кырым инженер-педагогик университетының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы мөдире Элеонора Бахича үз хис-кичерешләре белән шулай дип бүлеште.
Кырым кунаклары киләчәктә Татарстан белән уртак проектларны үстерүне билгеләгән. Симферопольгә кайту белән, актив эшчәнлек башлап җибәрербез, кайбер проектлар белән алмашырбыз, дип ышана алар.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
http://intertat.ru/tt/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз