Эшмәкәрләр җирле хакимияттән зарлана

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Бүгенге көндә Татарстанда 140 мең эшмәкәр исәпләнә. Аларга ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан ачылган үзәккә 3 ай эчендә генә дә 700 малтабардан мөрәҗәгать килгән.

Нигездә, үзәк белгечләре эшкуарларга үзләре шалтырата. Шәхси бизнесын ачып җибәрүчеләрне борчыган мәсьәләләрнең күбесе нәкъ менә шундый әңгәмә барышында ачыклана. «Гадәттә, эшкуарларның 90 проценты үзләрен берни дә борчымавы турында хәбәр итә. Әмма сөйләшү барышында хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең күп булуы ачыклана. Безнең малтабарлар ниндидер кәгазьне алыр өчен генә дә унышар тапкыр бер кабинетка керергә туры килүен гадәти хәл дип саный», - дип сөйләде журналистлар белән очрашуга килгән Эшмәкәрләрне яклау үзәге җитәкчесе Артем Наумов. Әлеге стереотипларны җимерергә кирәк, һичьюгы беренче этапта документлар әйләнешен электрон рәвешкә китерү  зарур, ведомстволар арасында документлар әйләнеше булырга тиеш, дип саный ул.

- Минем бер танышым биредә азык-төлек кибетләрен ябып, Англиягә китте, шунда әлеге тармакта үз эшен ачты. Андагы вәзгыять безнекеннән күпкә аерыла. Танышымның супермаркетына тикшерүче килгән һәм помело җимешенә сертификат булмавын ачыклаган. Нәтиҗәдә, инспектор әлеге җимешне сатып алып, икенче көнне үзе үк сертификат кәгазе китергән һәм икенче тапкыр мондый очракның кабатланмавын үтенгән. Безнең эшмәкәрләргә дә шундый мөнәсәбәт булсын иде, - дигән теләкләрен җиткеде Артем Наумов.

Ауропа илләре белән чагыштырганда, Россиядә эшмәкәрләргә салым азрак салына. Шуңа да тырышканда, бездә шәхси эшне җәелдерү мөмкин, дип белдерде ул.

Еш кына үз эшләрен ачып җибәргән эшмәкәрләрнең «көймәсе комга терәлүе» мәгълүмат җитмәгәнлектән килә. Мисал өчен, сәүдә ноктасы ачарга теләгән малтабарның эшенә нибары бер кәгазь «аяк чалырга» мөмкин. Әйтик, җирле үзидарә органнарының җиргә кагылышлы документы. Бу очракта эшкуарның хокуклары да бозылмый кебек, ләкин аңа бизнесын ачып җибәрү мөмкинлегенә дә киртә куела. Мондый вакытта аларны «тегендә бар, монда бар» принцибы белән ишектән-ишеккә йөртәләр. Нәтиҗәдә, йомык әйләнә эчендә эшмәкәр барыбер беренче ноктага әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.

Эшкуарларны иң еш борчыган мәсьәләләр арасында контроль органнарының әледән-әле тикшерү белән килүләрен, хакимият вәкилләренең басымын, шәхси эшмәкәрлек статусын теркәүне әйтеп китәргә мөмкин. Проблемаларның тагын  берсе - җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү яки җирнең статусын үзгәртү. Бигрәк тә төзелеш өлкәсендә эшләүчеләрнең моң-зарлары күп. Шулай ук җирле үзидарә органнары, район башлыкларыннан зарланучылар да шактый. Хәер, еш кына хакимият вәкилләре югарырак органнарның тикшерүләреннән куркып, эшмәкәргә ярдәм күрсәтергә ашыкмый. Малтабар исә, тизрәк эшен җайлап җибәреп, керем алырга тели. Еш кына бәхәсләр шуның аркасында килеп чыга.

Малтабарлар янына барып, анкеталар тутыртып, министрлык сайтында урнаштырылган сораштыру ярдәмендә алынган мәгълүматларны анализлау нәтиҗәсендә, хәзерге вакытта электр энергиясе челтәренә тоташу һәм милекне теркәү өлкәсендәге проблемалар юк диярлек.

- Эшмәкәрләрне яклау үзәгенең төп максаты - түрәләр белән эшкуарлар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру. Үз эше белән шөгыльләнүчеләр «өстә» утыручыларны талаучылар буларак түгел, ә аларның дуслары буларак кабул итә башласын иде, - дигән теләген белдерде Артем Наумов. Киләчәктә эшмәкәрләрдән мөрәҗәгатьләрне тагын да күбрәк кабул итү өчен call-үзәк ачарга җыенулары турында да хәбәр итте ул.

- Россиядә үз эшеңне ачу җиңел түгел. Шулай булуга да карамастан, Татарстанда эшкуарлыкны җәелдереп җибәрүе җиңелрәк, - дип белдерде Эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Артём Наумов.

Алёна НИЗАМОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International