Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
“Халык контроле” порталы эшчәнлеге нинди нәтиҗәләр биргән?
2014 елның 15 июле, сишәмбе
2012 елда үз эшен башлап җибәргән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы нәтиҗәле генә эшләп килә. Халык үзен борчыган сорау буенча шикаятьне нәкъ менә әлеге системада терки. Аннары исә шикаять җаваплы кешеләргә тапшырыла.
Быелның алты аенда системада 11431 шикаять теркәлеп, шуның яртысыннан күбрәге хәл ителгән. Проблеманы чишәргә мөмкинлек булмаса, ул “планлаштырылган” дигән билге белән аерылып куела. Андый шикаятьләрнең саны 3239га җиткән. Димәк, якын киләчәктә шулкадәр мәсьәләне хәл итеп бетерергә тиешләр. Ә дәлилләр китерелеп, проблеманы бөтенләй дә чишеп булмаса, ул “нигезләнгән кире кагу” дигән билге белән теркәлә. Хәзерге вакытта шундый 1178 шикаять теркәлгән.
Җитәкчеләр әйтүенчә, “Халык контроле”нә килгән шикаятьләр муниципаль берәмлекләргә тапшырыла, аларның һәрберсе буенча эш алып барыла. Әлеге мәсьәләләр район башлыгы дәрәҗәсендә чишелә. Шикаятьләрне хәл итүдә иң төп нигез булып аларны үз вакытында чишәргә алыну да тора.
Татарстанның һәрбер районында шикаятьләрне вакытында карап баралар. Бу модераторларның һәм мәсьәләне хәл итү өчен җаваплы кешеләрнең шикаятьләрне көн саен тикшереп торуына да бәйле.
Иң күп шикаять белдерелә торган муниципаль берәмлекләр арасында Казан беренче урынны алып тора. Хәл ителгән шикаятьләр арасында Казан, Чаллы шәһәрләрен, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск, Кукмара, Яшел Үзән, Норлат, Биектау, Лаеш, Чистай шәһәрләрен күрергә мөмкин. Рейтингны Апас, Минзәлә, Кама Тамагы, Актаныш, Мамадыш муниципаль районнары төгәлли.
Җитәрлек дәлилләре булмаган килеш тә кайбер районнар халык шикаятьләренә “нигезләнгән кире кагу” дигән билге тагып, аларны чишүдән баш тарта яки аны үтәүне озак вакытка кичектерә. Шуңа күрә 10 көн эчендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр айлар, хәтта елларга да сузыла. Мондый очракта шикаятьләр хәл ителер өчен җаваплы кешеләргә кире кайтарыла. Мәсәлән, быелның алты аенда андый шикаятьләрнең саны 1400гә җиткән.
Һәр кварталның күрсәткечләрен үтәмәүчеләргә дисциплинар җаваплылык чаралары кулланыла. Бәлки киләчәктә андый кешеләр турында мәгълүмат “Халык контроле” системасында да урын алыр. Моннан кала, шикаятьләрне карау, хәл ителү сыйфаты тикшерелеп тора, Татарстан районнарында күчмә киңәшмәләр дә уздырыла. Соңгы атнада гына республиканың Кеше хокуклары буенча вәкил аппараты Алексеевск, Әлмәт, Лаеш, Спас муниципаль районнарында булып кайткан.
Халык шикаятьләрне үтәү вакыты озакка сузылганы өчен дә ризасызлык белдерә. Быелның май аенда бер кеше Лаеш районының Зеленый Бор бистәсендәге яр пычрак хәлдә дигән шикаять белән чыга. Тик башкаручы органнар бу мәсьәләне хәл итүне август ахырына гына билгели. Әлеге кеше ризасызлык белдергәч, яр буен чистарту эшләре 3 июльгә төгәлләнә. Лаеш районы башкарма комитеты белдергәнчә, хәзер әлеге территорияне даими рәвештә карап торалар.
Чаллы шәһәренең Сөембикә проспектындагы уң як борылышны күрсәтә торган светофор сигналын 2012 елдан бирле һаман “эшләтә алмыйлар”. Шәһәрнең башкарма комитеты эшне төгәлләү вакытын быелның 1 сентябре дип билгеләсә дә, мәсьәлә әле һаман хәл ителергә алынмаган.
Казанлылар исә үз ишегалдыларының бик начар хәлдә булуына зарлана. Мәсәлән, Кызыл Позиция, Гафур Коләхмәтов урамнары буенча шундый шикаятьләр уңай рәвештә хәл ителгән.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз