Юрий Камалтынов: “Бердәм Россия” сайлауга әзер

2014 елның 15 июле, сишәмбе
14 июль көнне “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген тәкъдим итте.

Татарстанның Дәүләт Советына сайлаулар 14 сентябрь көнне – Бердәм сайлау көнендә узачак. Билгеле булганча, әлеге сайлауларда 62 партиянең республикадагы бүлекләре катнаша ала. Хәзергә аларның бары тик тугызы гына сайлау комиссиясенә махсус исемлекләр китергән. “Бердәм Россия” партиясе исә кандидатлар исемлеген унынчы булып тәкъдим итте. Әлеге рәсми документларны махсус эшче төркем игътибарына Премьер-министр урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге вәкиле Юрий Камалтынов китерде.

- Безнең исемлектә барлыгы 56 кеше. Кандидатларның күбесе беренче тапкыр тәкъдим ителә. “Бердәм Россия” фиркасе сайлау кампаниясенә тулысынча әзер дип әйтергә мөмкин, - дип белдерде Юрий Камалтынов үзенең чыгышында.

Җитәкче сүзләренә караганда, “Бердәм Россия” партиясе өчен әлеге сайлаулар гаять тә мөһим. Төп максат – халыкка партия тарафыннан тормышка ашырыла торган проектларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлату.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус йөкләмәсе буенча төп игътибар район һәм авыл җирендә гомер итүче халык белән элемтәләрне ныгытуга биреләчәк. Шуңа күрә кампания барышында нәкъ менә алар белән тыгыз эшләячәкбез. Аларның теләк-тәкъдимнәре нигезендә киләсе биш елга махсус үсеш программасы әзерләнәчәк, - дип дәвам итте сүзен Юрий Камалтынов.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан оештырылган махсус эшче төркем әлеге исемлекне өч көн дәвамында яхшылап тикшерәчәк. Әгәр дә кагыйдәләрнең барысы да дөрес үтәлгән булса, 17 июль көнне “Бердәм Россия” партиясе 14 сентябрь көнне узачак сайлауларда катнашу хокукы алачак.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International