Министр татарстанлыларны Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлый

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

5 июньдә безнең республикада һәм, гомумән, бөтен ил буенча Эколог көне билгеләп үтелә, бөтен дөньяда Әйләнә-тирә мохитне саклау көне бәйрәм ителә, - диелә котлауда. Бу бәйрәм табигатьне саклау эшенә өлеш кертүчеләргә дә кагыла.

Бүген, көндәлек эшчәнлекләре әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле профессионалларны гына түгел, ә'табигать байлыгын саклау һәм арттыру яшәү рәвешенә әйләнгән кешеләрне дә котлыйсы килә. Соңгы елларда экология хәрәкәте, сәясәт дәрәҗәсендә өстенлекле яклауга ия булып, массакүләм характер алуы куандыра. Елдан-ел күбрәк кеше цивилизация киләчәге, җәмгыятьнең үсеш тотрыклылыгы һәм Җир планетасында һәр кешенең тормышы, безнең белән сезнең тырышлыктан торуын аңлый.

Безнең республикада әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик белемне күтәрү, җитештерү өлкәсендә экологик куркынычсызлык, икътисадның энергия файдалануда һәм ресурс нәтиҗәлелегенә зур игътибар бирелә. Фәнни берлек, югары уку һәм академия йортлары, хакимиятнең Татарстан Республикасы экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүче федераль, республика һәм муниципаль органнар бергә эш алып бара.

Табигатькә һәм барлык тереклеккә хөрмәт белән карау, киләчәккә ышаныч һәм хезмәт итә белү барыбызга да республика мирасын саклаудан тыш, аны арттыру мөмкинлеге дә бирә.

Министр мөрәҗәгате татарстанлыларның һәммәсенә ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм әйләнә-тирә мохитне саклауда бердәм булуларын теләү белән тәмамлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International