Кама Тамагы район мәдәният йортында “Иске -Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры фестиваленең II зональ туры булды.
Әлеге чарада Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сөмбелә” фольклор ансамбле (җитәкчесе Фәридә Җаббарова) “Язгы чәчү” һәм Зур Чынлы авылы мәдәният йортының “Рәйхан” фольклор ансамбле (җитәкчесе Гөлфруз Баһаутдинова) “Аулак өй” исемле театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр.
Ике коллектив та республика мәдәният министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.