Тагылма техника карап торышка бик үк яңа булмаса да, слесарьлардан Александр Савеков, Юрий Нищетов, Владимир Кириллов, Александр Удютов һәм эретеп ябыштыручы Әгъзам Юнусов аларга икенче сулыш биргән.
–Чәчкечләргә ничә яшь,-дип сорашам слесарьлардан. –1971 нче елда кайтканнар иде. Орлык бункерлары череп-тишелеп чыккач, яңаларга алмаштырдык. Башка механизмнарны да ел саен яңартып торабыз,-диештеләр осталар. Күренеп тора, егетләрнең күңелендә тынгысызлык. Табигать шартлары гына комачауламасын иде үзләренә, Ходайдан шуны сорыйк.