Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чәчәк корткычыннан сак булыгыз
2014 елның 15 апреле, сишәмбе
“Мин чәчәкләр, гөлләр яратам. Базарда, яисә кибеттә күңелемә ятышлы чәчәк орлыгы күрсәм, шундук сатып алып, өй каршындагы бакчага утыртам. Чәчәк кибетләре яныннан тыныч күңел белән узып китә алмыйм. Әмма соңгы вакытларда чәчәкләремә, гөлләремә нидер булды, аларның яфракларында сары таплар барлыкка килә, аннан соң сулалар, һәлак булалар. Ни эшләргә дә белмим. Миңа берәр киңәш бирсәгез иде” дип яза безгә Иске Чүпрәле авылыннан Фәридә ханым.
Газета укучыбызның соравына җавап алу максатыннан газета корреспонденты ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсенең дәүләт инспекторы Раил Әбүзаровка мөрәҗәгать итте.
–Әйе, күпчелек хатын-кызларыбыз хәзер чәчәкләр, гөлләр үстерү белән мавыга. Бу бик кызыклы шөгыль, әмма күп вакыт һәм игътибар таләп итә. Чыннан да, кибеттән сатып алганда гөлләр бик матур була, әмма өйгә алып кайтып үстерә башлагач, беркүпме вакыт үткәч үзгәрәләр. Яфраклары тигез булмаган сары-аксыл төскә керә, сары таплар белән каплана, соңрак гөлнең бар матурлыгы югалып, ул яраксызга әйләнә. Мондый күренешләр трипс өчен характерлы. Трипс–ул ябык грунттагы чәчәк, яшелчә культуралары корткычы. Ул үсемлекләрнең 300 төрен зарарларга сәләтле. Хризантема, роза чәчәкләрен, яшелчәләрдән кыярны аеруча “үз итә”. Әлеге корткыч зарарлаган яшелчәләрнең уңыш бирүчәнлеге кими, чәчәкләрнең матурлыгы югала. Корткычлар төрле вирусларны күчерүгә булган сәләтләре белән дә куркынычлар әле. Трипслар 0,9-1,2 мм озынлыктагы аксыл-сары яисә куе көрән төстәге бөҗәкләр. Корткычлар ябык грунтта бертуктаусыз үрчеп, сезонына 12-15 буын бирә алалар. Личинкалар һәм үскән бөҗәкләр үсемлекләрнең күзәнәк сыеклыклары белән тукланалар. Үсемлекне бөҗәкләр ашый башлаган чорда башлап яфракларда сары таплар, көмешсыман штрихлар барлыкка килә. Корткычларның саны арткан очракта, үсемлек үлә башлый. Трипс утырту материалы белән тарала. Корткычлар киң таралган очракта үсемлекләрне фитоверм препараты белән эшкәртергә кирәк. Эшкәртү вакытында инструкциядә күрсәтелгән барлык таләпләрне дә үтәү зарур. Бер тапкыр эшкәртү белән икенчесе арасындагы аралык 7-10 көн булырга тиеш. Өй шартларында үстерелә торган гөлләрне исә урамга алып чыгып эшкәртергә киңәш ителә. Калифорния чәчәк трипсының республика территориясендә таралуын кисәтү максатында “Россельхознадзор” идарәсе белгечләре яшелчә, чәчәк үсентеләрен үстерү һәм сату белән шөгыльләнүче теплицаларны һәрдаим тикшереп торалар. Ә менә районнарда чәчәкләр һәм гөлләр сату белән шөгыльләнүче гражданнар һәм оешмалар РФның башка регионнарыннан кайтарылган чәчәк продукцияләре турындагы мәгълүматларны карантин бүлегенә хәбәр итәргә бурычлылар. Бу очракта, әлбәттә, әлеге продукцияләрнең фитосанитар торышы уңай булуын раслаучы документларның булуы да шарт. Ә менә өегезгә чәчәк яисә гөл сатып алганда сатучыдан аларның фитосанитар хәлен раслаучы карантин документын таләп итәргә һәркем хокуклы.
Римма МӘҮЛЕТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
декабрь, 2025 ел
Ватан Геройлары көне: Чүпрәле районы делегациясе тантаналарда катнаша
9 декабрь-Ватанга хезмәт итүдә батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән сугышчыларны хөрмәтләү көне
Уңай булмаган метеорологик күренешләр
2025 елның 10 декабрендә 6 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татарстанлылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "Кайнар линия"
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлеге 2025 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр мөмкинлекләре чикләнгән татарстанлылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» оештырды
Гражданнарны кабул итү
Гражданнарны кабул итү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз