ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларга грант бирүгә гаризалар кабул итә

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
ТР агросәнәгать комплексы вәкилләре грант акчаларын гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә юнәлдерә ала

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирүгә, КФХ сайлау буенча конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә, дип хәбәр ителәведомствоның рәсми сайтында.

Конкурста әлеге статуста теркәлгән һәм республика территориясендә эшләүче крестьян хуҗалыклары катнаша ала.

Документлар һәм гаризалар 2014 нче елның 8 нче маена кадәр 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 (3 нче кат) адресы буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эш көннәрендә сәгать 9.00-16.00да кабул ителә.

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International