Тукай ае дәвам итә

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
11.00 сәгатьтә Яңа бистә зиратындагы Тукай каберенә чәчәкләр салу була һәм шагыйрь рухына дога кылына. Моннан нәкъ 101 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңарчы андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Мәдрәсәләрдә дәресләр туктатыла. Матбугатта Тукайның үлү хәбәре урнаштырыла, газета-журналлар чит илләрдән килгән кайгы телеграммаларына күмелә. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербургта чыккан «Мусульманская газета»да Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла, ә «День» газетасы Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. М.Горький инициативасы белән чыгарылган «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, берничә шигыренең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Рус журналы»нда Тукай турында мәгълумат бирелә, аның «Пар ат» шигыре инглиз телендә басыла. Тукай турында Төркия матбугатында да күп языла.

Казан шәһәренең Клячкин хастаханәсеннән Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең соңгы көннәре һәм вафаты хакында сөйли торган кыйммәтле экспонатлар саклана. Алар Г.Тукайны соңгы юлга озатканда төшерелгән фотолар, газета-журналларда басылган некрологлар, төрле кыйтгалардан килгән кайгы телеграммалары һ.б.

Шул ук көнне көндезге сәгать бердә Г.Тукай әдәби музеенда Татарстан Милли музееның Гыйльми совет утырышы узачак. Анда музейның яңа экспозициясен төзү турында фикер алышу була, дип хәбәр итәләр музейдан Intertat.ru газетасына.

14.30 сәгатьтә исә музейда «Ядкәрләрдә - Тукай рухы» дип исемләнгән Төп нөсхә көне үткәрелә. Шагыйрьнең республика Милли музее фондларында саклана торган шәхси әйберләре, Татарстан Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмалары, Милли китапханәсендәге шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән китаплары тәкъдим ителә.

Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрь һәм аның даирәсе белән бәйле бик кадерле ядкәрләр саклануын тамашачыларыбыз яхшы белә. Шагыйрьнең шәхси әйберләре, аның дуслары Фатыйх Әмирхан, Сәгыйт Сүнчәләй, Сәгыйт Рәмиевкә, Гәзизә апасына һәм туганнарына язган хатлары, әдип һәм дусларының фоторәсемнәре зур кызыксыну уята.

Төп нөсхә көнендә Г.Тукайның безнең көннәргә кадәр сакланып калган шәхси әйберләрен дә күрергә мөмкин. Бу – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы, аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары, үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык, шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге.

Татарстан Милли архивы Г.Тукай белән бәйле берничә әйбер күрсәтә: Кушлавыч авылының шагыйрь туу турында язылган метрикә кенәгәсе, Г.Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Мәдхия» шигыренең автографы, «Г.Тукаев шигырьләре» җыентыгына арест салу турында жандармерия документы.

Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең үзе исән чакта дөнья күргән китапларын тәкъдим итә.Төп нөсхә көнендә күренекле галимнәр, шагыйрь һәм язучылар, Милли архив һәм Милли китапханә хезмәткәрләре, студентлар һәм Казан мәктәпләре укучылары катнаша, дип яза проект авторлары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International