“Мин татарча сөйләшәм!”

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
“Мин татарча сөйләшәм!”  акциясе кысаларында Иске Чүпрәле мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.А.Таҗетдинова җитәкчелегендә бик күп төрле чаралар үткәрелде: оешма һәм предприятиеләргә барып, татар теленең торышы, кулланылыш сферасы хакында сораштырдык, интервьюларны видеороликка төшердек, логотиплар ясадык һәм аларны киң җәмәгатьчелеккә тараттык. Әңгәмәләр барышында ике дәүләт теленең дә гамәлдә булуына инандык. 7нче апрелдә исә барлык чараларга йомгак-нәтиҗә буларак, “Татар теле –  дәүләт теле” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Акциядә иң актив катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International