Чүпрәледә бер атнада өч янгын булды
Үткән атнада гына районда өч янгын очрагы теркәлде. Иске Элмәледәге шәхси хуҗалыкта–мунча, Яңа Элмәледә–терлек азыгы әзерләү өчен кечкенә өй, ә Уби авылында шәхси йорт янды. Янгын чыгуга сәбәп булып, һәркайсында электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен дөрес үтәмәү тора. Бәхеткә, үлем-китем юк. Район янгын күзәтчелеге бүлеге ут белән эш иткәндә сакчыл булуны сорый.