Соңгы вакытта торак-коммуналь өлкәдә хезмәт күрсәтүләр өчен түләүдә зур бурычлар җыелу бер проблемага әверелде. Кешеләр ссудаларын, кредитларын вакытында түләргә тырышалар, ә'РФ торак кодексының 153 маддәсе турында “онытып җибәрәләр”. Анда исә болай язылган: “Гражданнар торак бина һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен вакытында һәм тулысынча түләп барырга бурычлы”.
Дөрес, коммуналь хезмәт күрсәтүләр арзан түгел, барлык гаиләләрнең дә аларны гаилә бюджетына зыян китермичә түләп бару мөмкинлеге юк. Әмма андый гаиләләр өчен социаль яклау чарасы - субсидияләр каралган. Шул ук вакытта бурычлы гаиләләрнең бик күбесен фәкыйрь яшәүчеләр арасына һич тә кертеп булмый, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә мөмкинлекләре шик тудырмый.
Бурыч ияләре үз йортларына ук хезмәт күрсәтүгә зур зыян китерәләр, шулар аркасында идарә итүче компанияләр йорт тирәсен тәртипкә китерү һәм торак йортларны ремонтлау буенча ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндерә алмыйлар.
Хәзер бурычларын түләмәүчеләргә карата, милекләренә арест салып, бурычларын суд тәртибендә түләтү чаралары күрелә. Болай эшләгәндә шактый күбрәк түләргә туры килә: вакытында түләмәгән өчен штраф, суд чыгымнары өстәлә.
Идарә итүче компания суд приставлары хезмәтенә мөрәҗәгать иткәндә бурыч иясе тиешле суммага тагын 7% өстәп түләргә тиеш була.
Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен вакытында түләп бару ул - пенялар һәм суд чыгымнары түлисе булмау, закон белән проблемалар тумау дигән сүз, ул-торак фондына вакытында һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү, коммуналь хезмәтләрне тиешенчә күрсәтүнең зарур шарты.