Тиешсез урындагы чүплекләр өчен җавап бирергә туры киләчәк

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

“Роспотребнадзор” Идарәсенең территориаль бүлеге белгечләре һәм “Туган як” район газетасы журналисты белән берлектә, Иске Чүпрәле авылындагы оешма, предприятие һәм учреждениеләр территорияләренең санитар торышына тикшерү үткәрелде.

 Кызганычка каршы, һава шартларының көйсезлеге нәтиҗәсендә, санитар чистарту эшләре бераз тоткарланып килә.

 –“Орион”, “Универмаг” магазиннары һәм җәмәгать мунчасы территорияләрендә (җаваплылар: Ю. Васильев, Н. Иматдинова һәм С. Никифоров) санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килгән. Моңа гаепләнүчеләргә карата административ эш кузгатылачак. Аларны комиссия утырышына чакырып уведомлениеләр җибәрдек,- ди “Роспотребнадзор” Идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Илгиз Хафизов.

 

Рәшит Фатхуллов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International