10 апрельдә район үзәк хастаханәсенә табиб-эндокринологлар килә

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

10  апрельдә район үзәк хастаханәсенә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы  бүлеге  “Диабет белән көрәштә берләшик!” проекты кысаларында Казан шәһәреннән табиблар киләчәк.

 Проектның  җитәкчесе–Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры  Айрат Фәррахов, координаторы-региональ сәяси совет әгъзасы, “Урта- Идел буе  нефть продуктлары торба үткәргеч транспорты идарәсе”  җәмгыятенең  генераль  директор урынбасары Чингис Мәхмүтов.

 Чараның максаты булып, шикәр даибеты авыру белән көрәштә берләшү, кисәтү һәм профилактикалау тора.

 Әйтергә кирәк, әлеге проект “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы  бүлеге тарафыннан 2007 елдан  ук тормышка ашырыла. Моннан берничә ел элек район үзәгендә мондый чара үткәрелгән иде. Район халкына  сәламәтлекләрен тикшерү белән беррәттән, бушлай кандагы шикәр күләмен үлчәү препаратлары-глюкометрлар тапшырылды.

 Проект кысаларында  10 апрельдә  Казан шәһәренең диабет үзәге  белгечләре, эндокринолог-табиблары  район халкын  бушлай  кабул итәчәк,  анализлар алып, киңәшләрен, тәкъдимнәрен бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International