Кече Чынлы урта мәктәбендә кошларга багышланган күңелле атна узды

2014 елның 4 апреле, җомга
 Кече Чынлы урта мәктәбендә кошларга багышланган күңелле атна узды
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Илебездә исә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Кече Чынлы урта мәктәбендә дә һәр елны апрель аенда  Кошлар көне уңаеннан атналык үткәрү гадәткә кергән.. Атна дәвамында 5-11 нче сыйныф укучылары актив катнаштылар, үзләренең төрле яктан осталыкларын күрсәттеләр. Укучыларның матур итеп ясаган сыерчык ояларыннан,  эчтәлекле язылган иншаларыннан, рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.  ”Бәхетле мизгел” уенында укучыларның кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләүләре, барыбызны да таң калдырды . Бигрәк тә, 5-8 сыйныф укучылары бик актив булдылар.


Илсөяр Ибрагимова, Кече Чынлы урта мәктәбе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International