Марс урта мәктәбендә “Кошлар безнең дусларыбыз” бәйгесе узды

2014 елның 4 апреле, җомга
 Марс урта мәктәбендә “Кошлар безнең дусларыбыз” дип исемләнгән бәйге  узды.

Бәйгедә ике команда  “Сандугачлар”  һәм   “Карлыгачлар” көч сынашты.  Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, аудиоязмадан кошлар тавышын таныдылар, кошларга багышланган иҗади проектларын презентацияләделәр. Бәйрәм җыр – бию, уеннар белән үрелеп барды.

Мәктәптә игълан ителгән  “Сыерчык оялары ясау” акциясенә  йомгак ясалды.  Актив катнашкан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International