Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Туган җирдән дә кадерлерәк нәрсә бар?!
2014 елның 4 апреле, җомга
–Татар милләтенең язмышы ислам дине белән турыдан- туры бәйле. Дин безнең күп гасырлар дәвамында дәүләтле халык булып яшәвебездә зур роль уйнады, җәмгыятьтә әхлакый нормалар тәрбияләде, гомумән татарны татар итеп саклап калуга үзенең өлешен кертте,- дип горурланып сөйли Зур Чынлы авылының имам- хатыйбы Абдулбари Таһиров.
Әйе, Зур Чынлы районыбызның иң динле авылларыннан берсе. Заманча итеп төзелгән зур, якты мәчеткә даими рәвештә 35 кеше йөри. Авылда туып-үсеп читтә яшәсәләр дә, мәчеткә төрлечә ярдәм итеп торучылар да бар.
–Рәхмәт авылдашларыбызга, бигрәк тә Рамил Каюмовка олы хөрмәтебезне ирештерәсем килә. Аларның уртак тырышлыгы белән мәчеткә аппаратуралар, паласлар алдык. 12 пластик тәрәзә куйдык. Моннан тыш зиратларны ел саен төзекләндереп торабыз. Ерак Себердә эшләүче авылдашыбыз Наил Аббазов яңа зиратның әйләнә- тирәсен тотып алу өчен рәшәткәләр ясатып кайтарды,- дип сөйли Абдулбари ага. Авыл халкы Абдулбари Таһировны бөтен эшне оста оештыра, теләсә кем белән элемтәгә кереп проблеманы хәл итә ала,-дип сөйли.
Озак еллар ул Түбән Кама “Татэнергострой” берләшмәсенең ярдәмчел хуҗалыгында директор урынбасары булып хезмәт куйган. 2000 нче елда гаиләсе белән туган нигезенә күченеп кайткан. Үзе турында бик ачылып сөйләргә яратмаса да, кайбер сорауларыма җавап алу бәхетенә ирештем. Абдулбари Хәйрулла улы 1946 елның апрелендә Зур Чынлы авылында туган. Гаиләдәге балаларның алтысы да малай булганлыктан, аларга “бу эш синеке, монысы минеке” дип бүлешеп торырга туры килми. Әти-әниләре эштә вакытта, иң олы малай булганлыктан аңа үзеннән кече энекәшләрен тәрбияләү, беренче адымнар ясауда ярдәм итү кебек җаваплы вазифалар да йөкләнә. “Ходайга мең шөкер, бүген барыбыз да исән, төрле якларда яшәсәк тә күрешкәләп торабыз, бик сагынышабыз,”- ди ул. Бик яшьли колхоз эшендә бил бегә, 13- 14 яшьләрдә тракторчы ярдәмчесе хезмәтен башкара. Тракторчы, шофер булып эшли, хәрби хезмәттән кайткач авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча югары уку йортын тәмамлый. “Дин эшенә ничек алындыгыз?”, диюемә дә ул: ”Безнең гаилә элек-электән динле булган. Элек елларда авылыбызның Сәлахетдин исемле мулласы халыкны оештырып мәчет төзетә, әмма заманның катлаулылыгы нәтиҗәсендә аны колхоз идарәсе итеп үзгәртәләр. 1990 елда янә авыл картлары белән киңәшеп, ул бинаны яңадан мәчет иттереп башка урынга күтәрәләр. Ә ул җир участогына әтиебезнең бертуган энесе Абдулла Фәхретдинов хуҗа була. Әлбәттә, әти сорагач ул каршы килми. Төзелеш эшләренә дип әти белән әни ун мең сум сәдака бирәләр. Аннан соң әтиебез озак еллар мәчетнең хуҗалык эшләрен алып барды. Аларның исемнәре Кол-Шәриф мәчетенең сәдака бирүчеләр исемлеге тупланган китабында да бар.
Әтинең вафатыннан соң, без алты бала җыелып, төп нигезне япмаска дигән карарга килдек. Энеләрем барысы да бертавыштан “абый, әйдә син кайт,-диделәр. Шулай итеп мин янә туган авылда яши башладым, мәчеттә әтинең эшен дәвам иттердем. 2008 елдан имам- хатыйб вазифасын үтим“,-диде Абдулбари абый.
Быелның июнь башларында ул, Казанның 1000 еллыгы исемендәге югары уку йорты мәдрәсәсендә диплом якларга җыена. Җәй көннәрендә авыл балаларына мәчеттә дини гыйлем бирү традициягә әйләнгән. Венера Рамазанованың бу изге эштә куйган тырышлыгын сөйләп бетергесез. Гарәп графикасы, коръән сүрәләрен өйрәнү һәм намаз уку буенча район күләмендә үткән конкурста авылдашлары Фаил Баһаветдинов беренче урынны яулаган.
–Үзебезнең өч балабыз да югары белемнәреннән тыш, дин эшен дә яхшы беләләр, намаз укыйлар, җиде оныгыбызның өчесе намазга басты. Без бик шат,-ди Абдулбари абыйның тормыш иптәше Флера ханым.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
декабрь, 2025 ел
Ватан Геройлары көне: Чүпрәле районы делегациясе тантаналарда катнаша
9 декабрь-Ватанга хезмәт итүдә батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән сугышчыларны хөрмәтләү көне
Уңай булмаган метеорологик күренешләр
2025 елның 10 декабрендә 6 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татарстанлылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "Кайнар линия"
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлеге 2025 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр мөмкинлекләре чикләнгән татарстанлылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» оештырды
Гражданнарны кабул итү
Гражданнарны кабул итү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз