Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Ришвәтчелеккә каршы көрәш бердәмлекне таләп итә
2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Дөньяда акча барлыкка килгәч үк яралдымы икән ришвәтчелек, әллә соңракмы – билгесез. Әмма бүген әлеге күренешнең чәчәк атуы беребез өчен дә сер түгел. Аңа каршы көрәш алып барыла, чаралар күрелә, тик проблема актуаль булып кала бирә. Икътисад, ил үсешен тоткарлый торган бу күренеш белән көрәштә алга таба нинди алымнар кулланырга, ришвәтчелекнең тамырына балта чабу өчен нинди юлдан хәрәкәт итәргә? Шундый сорауларга җавап эзләнде Апас районында булып үткән семинар киңәшмәдә.
Кызганычка каршы, ришвәтчелек уйдырма түгел, чынбарлык ул. Әмма, без, авыл кешеләре, балалар бакчасына балаңны урнаштыру өчен бүләк бирүне, хастаханәдә дәваланган өчен табиб кесәсенә акча салуны һәм тагын да бик күп шундый күренешләрне үзебезнең тарафтан чын күңелдән бирелгән бүләк итеп кенә карарга күнеккәнбез. Әйтергә кирәк, мондый бүләк бирүләрдә закон каршысында үзебез дә җаваплы булып чыгабыз. Икенче яктан, мондый гамәлләребез җәмгыятебездә ришвәтчелекнең чәчәк атуына китерә. Ришвәтчелекнең дә баскычы бар. Иң түбәнендә шул бүләк-мазарлар белән эш итүдер инде ул, югарыга китә-китә миллионлаган сумнар белән “уйнау“дыр.
Мондый ямьсез күренешләр законнар өстенлек итү турындагы принципның җимерелүенә китерә, сәяси тотрыклылык, социаль бердәмлекнең нигезен какшата, икътисади үсешкә аяк чала. Менә шулар һәм 2013 елда республикада коррупция белән көрәш чаралары, бу өлкәдәге закон бозу мисаллары турында сөйләнелде семинар-киңәшмәдә. Әлеге семинарда Иделаръягы зонасына кергән районнар башлыкларының коррупциягә каршы көрәш буенча киңәшчеләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, прокуратура, эчке эшләр бүлеге вәкилләре, газета редакторлары катнашты.
Безнең районның http://drogganoye.tatarstan.ru порталында “Ришвәтчелеккә каршы тору“ (“Противодействие коррупции“) бүлеге бар. Анда ришвәтчелек һәм башка хокук тәртибен профилактикалау буенча эшчәнлек, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты, муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм милке хакындагы мәгълүматлар, 2012-2014 елларга ришвәтчелеккә каршы комплекслы район программасы, аноним анкета һ.б. мәгълүматларны табарга була. Район хакимияте бинасында “Ышаныч тартмасы” да урнаштырылган. Урындагы затларның, муниципаль хезмәткәрләрнең шәхси файдаларына үз вәкаләтләрен арттырып җибәрүләренә тап булган гражданнар анда шикаятьләрен язып калдыра ала. Болардан тыш, кайнар линия телефоннары да: 2-31-50, 2-27-50, 2-20-17, 2-26-51 эшли.
Тормыш күпкырлы. Көтмәгәндә, акча таләп итүләргә дә, мөһим эшләр башкарганда законлы булмаган киртәләргә дә юлыгырга мөмкин. Активрак булырга, хокукларыгызның бозылуын яшереп калмаска чакырабыз. Без барыбыз да шушы җәмгыять әгъзалары. Җәмгыять ришвәтчелек белән авырый икән, аны савыктыру да җәмәгатьчелек эше.
Резидә Җамалтдинова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
декабрь, 2025 ел
Ватан Геройлары көне: Чүпрәле районы делегациясе тантаналарда катнаша
9 декабрь-Ватанга хезмәт итүдә батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән сугышчыларны хөрмәтләү көне
Уңай булмаган метеорологик күренешләр
2025 елның 10 декабрендә 6 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татарстанлылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "Кайнар линия"
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлеге 2025 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр мөмкинлекләре чикләнгән татарстанлылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» оештырды
Гражданнарны кабул итү
Гражданнарны кабул итү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз