Өстәмә компенсация алу өчен гаризаларны һәр айның ахырына кадәр тапшырырга мөмкин

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Өстәмә компенсация алу өчен гаризаларны һәр айның ахырына кадәр тапшырырга мөмкин

2014 елның 1  январеннан балалар бакчаларына түләү артты.

Исегезгә төшерәбез, бу суммадан ата-аналар, өстәмә компенсация ала алачак. Район халкын социаль яклау идарәсенең материаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Хисамова әйтүенчә, бүгенге көнгә сабыйларын балалар бакчаларына йөртүче ата-аналардан әлеге өстәмә компенсацияне алу өчен 502 гариза кабул ителгән. Бу балаларын бакчага йөртүче ата-аналарның 85 проценты дигән сүз.

–Өстәмә компенсация алу өчен соңга калдык, дип әти-әниләр бер дә хафаланмасын. Гаризалар кабул итү дәвам итә. Тиешле документлар белән һәр айның  ахырына кадәр идарәгә килергә мөмкин,-ди бүлек мөдире Ольга Хисамова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International