Бүген Бөтендөнья кочаклашулар көне

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

21 гыйнварда дөньяда иң сәер бәйрәмнәрнең берсе – Бөтендөнья кочаклашулар көне билгеләп үтелә. Ул 1986 елда АКШта Милли кочаклашулар көне исемендә барлыкка килгән иде, шуннан соң бик тиз бөтен дөньяга таралды.

Бәйрәм традиьиясе буенча бу көнне бөтенләй ят кешене дә кочаклап алырга була. Бәйрәмнең тарихы әле кыска гына булса да, 21 гыйнварны шулай “тыгыз” бәйрәм итү иң элек кемнең башына килүе дә, ни өчен нәкъ менә шушы көн сайлап алынуы да мәгълүм түгел.

Шунысы кызык, 21 гыйнвар бәйрәме бернинди дә матди чыгымнар сорамый. Якын күргән кешене кочакка алып, аңа җан җылыгызны җиткерергә генә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International