Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән күчеп килүче табибларга 500 әр мең сум акча биреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең 2013 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясауга һәм агымдагы 2014 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
500 мең сумны табиблар торак алу өчен беренчел взнос итеп куллана алачак. “Ел саен читтән килгән медицина хезмәткәрләренә 200 фатир алу өчен 100 әр миллион сум акча бүлеп биреләчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Шул рәвешле, республика шәһәр-районнарын ихтыяҗ зур булган югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү күздә тотыла.
ТР Президенты билгеләп узганча, табибларны җәлеп итү өчен, Татарстанның конкурентлы өстенлекләре җитәрлек. Күп кенә шәһәрләргә белгечләр рәхәтләнеп килә, бу Лениногорскида, Әлмәттә, Түбән Камада күренә. Башка шәһәрләргә бу мәсьәләдә җиренә җиткереп эшләмәү генә комачаулый, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Гадел Вафин журналистларга билгеләп үткәнчә, илнең башка төбәкләреннән күчеп килүче белгечләргә биреләчәк акча күләме, башка төбәкләрдә тәкъдим ителә торган суммадан югарырак. “Яшь белгечләр өчен торак мәсьәләсен хәл итү бик мөһим”, - дип белдерде Гадел Вафин. Министр искәртеп узганча, безгә участок терапевтлары, педиатрлар, гомуми практика табиблары, офтальмологлар, невропатологлар, эндокринологлар, амбулатор звенода хирурглар җитми. “Агымдагы елда аларга кытлыкны бетерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк”, - ди Гадел Вафин.
“Татар-информ”