Район башкарма комитетында төзекләндерү буенча административ комиссиянең 2014 елгы беренче утырышы булып узды.
Утырышта комиссия әгъзалары игътибарына шәхси эшмәкәргә карата төзелгән беркетмәне тикшерү тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә эшмәкәр үзенең территориясеннән чыгып, кирәк-яракларын “кызыл линия”дә (ягъни җәмәгать урыны дигән сүз) урнаштырганы өчен минималь сумма–15 мең сумга штрафка тартылды.
Исегезгә төшерәбез: районны төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаган гражданнар, булсын ул шәхси торак йорт хуҗасы, я булмаса, эшмәкәр–төрле күләмдәге штрафларга тартылалар. Элек протоколлар полициянең участок вәкилләре тарафыннан тутырылса, хәзер исә мондый рейдларны административ комиссия вәкилләре һәм экологлар ясый.
Үткән ел административ комиссия тарафыннан 60 беркетмә тикшерелгән. Шуның иң күбесе Матак авыл җирлегенә туры килә. Анда 21 тапкыр төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Кагыйдә бозмыйча гына көн күрүче авыл җирлекләре дә бар. Кече Чынлы, Марс, Яңа Ишле, Уби, Чуваш Чүпрәлесе авыллары шундыйлардан. Иң аз, берәр тапкыр гына беркетмә төзелүче авыллар рәтен: Зур Чынлы, Түбән Чәке, Иске Чокалы авылы кебекләр тулыландыра.
Төзекләндерү, чисталык кагыйдәләре турында халык арасында даими аңлату эшләре алып барылуга карамастан, комиссия карамагына икешәр тапкыр эләгүчеләр дә бар. Димәк, сабак алмаганнар, йорт тирәләренең чисталыгына битарафлык күрсәтәләр. Район газетасы битләрендә дә, әлеге хакта даими язмалар урнаштырып киләбез. Ә халык һаман шул “бер тырмага баса“. 2011 елның 9 июнендә кабул ителгән закон нигезендә гражданнар 2000 сумнан 5000 сумга, вазифаи затлар 15000 сумнан 30000 сумга, юридик затлар 55000 сумнан 200000 сумга кадәр штраф түли.
–Комиссия әгъзалары закон таләпләреннән чыга алмый. Безнең максат кешеләргә штраф салып, акча җыю түгел, ә торган җиребезне төзекләндереп, матурлап, булган матурлыкны саклап тоту, җиребезнең, елга-күлләребезнең чисталыгын тәэмин итеп, үз сәламәтлегебезне кайгырту,-ди комиссия җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов.