Татарстанда быел Ел имамын сайлаячаклар

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2014 елны Дини традицияләр яңарышы елы дип игълан итте. Бу хакта  Диния нәзарәтенең Болгарда уздырылган пленумында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Татарстан мөфтие, узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан зур эш башкарылды: социаль эш активлашты, “Хузур” нәшрияты китап нәшер итә һәм кызыклы проектлар гамәлгә ашыра башлады, авыл имамнарына грантлар барлыкка килде, хаҗ югары дәрәҗәдә башкарылды, дип басым ясап әйтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин ассызыклап, әлеге эш быел да дәвам иттереләчәк, имамнарга җитди игътибар биреләчәк, шуның белән бәйле рәвештә, 2014 елда Татарстанда Ел имамын сайланачак, диде. Һәрбер мөхтәсибәт үз имамнары арасыннан берсен сайлый, ә иң шәп имам SMS-тавыш бирү юлы белән сайлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International