Исегезгә төшерәбез, «Служение» Бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көрәшәчәк. Әйдәгез алар өчен тавыш бирик. Моны «Госуслуги» порталында эшләү җиңел һәм бик тиз. Эзләүдә «"Премия Служение"» дигән төп сүзне кертегез яки сылтама буенча күчегез. Тавыш бирү кагыйдәләре: бер номинация-бер тавыш.
• «Казань. Единство в многообразии» проекты, https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/242/.
• Тукай районының «Активная помощь воинам СВО на передовой и семьям воинов СВО» проекты, https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/224/.
Проектлар төрле номинацияләрдә катнаша, шуңа күрә сез икесе өчен дә тавыш бирә аласыз. Моның өчен:
- Авторизацияләнегез һәм сылтамалар буенча «Госуслуг» сайтына күчегез.
- Үзегезгә ошаган проектлар өчен тавыш бирегез.
Халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Топ-40 иң яхшы инициатива билгеләнәчәк. Бүләкләү тантанасы 2026 елның 21 апрелендә «МАЛАЯ РОДИНА — СИЛА РОССИИ» III Бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында узачак.