Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында «Әти, әни, мин — ГТО гаиләсе» республика онлайн акциясе дәвам итә

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган «Әти, әни, мин — ГТО гаиләсе» республика онлайн акциясе дәвам итә.

«Әти, әни, мин — ГТО гаиләсе» республика онлайн акциясе — ГТО хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан Ватанны саклаучыларның батырлыгын һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен мәңгеләштерү буенча видеороликлар конкурсы.

Видеороликта Ватанны саклаучылар, тыл хезмәтчәннәре турында сөйләргә кирәк. Акция барлык муниципаль берәмлекләрдә 2026 елның 20 февраленнән 20 мартына кадәр үткәрелә: муниципаль этап — 20 февральдән 15 мартка кадәр, республика этабы 15 марттан 20 мартка кадәр.

Акциядә катнашырга теләүчеләр акциянең муниципаль этабында катнашу өчен үз видеоларын макс буенча 89270387410 номерына җибәрә алалар. Районнан иң яхшы видеоролик акциянең республика этабында катнашу өчен конкурсның оештыру комитетына җибәреләчәк.  Ул районның ВКонтакте социаль челтәрендә ГТО рәсми битендә бастырылачак.

Видеороликларга таләпләр:
- видеоролик конкурс шартларының үтәлешен үз өченә алырга тиеш һәм гомуми дәвамлылыгы 1 минуттан артмаска тиеш;
- видеороликта иң күбе 2 катнашучы катнаша ала;
- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш.

Килеп туган сораулар буенча ГТО тест үткәрү үзәгенә мөрәҗәгать итеп яки 22051 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International