8 Март бәйрәме хөрмәтенә Чүпрәле районында волейбол турниры узды

2026 елның 10 марты, сишәмбе

2026 елның 7 мартында Чүпрәле районының «Алтын» спорт залында авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр командалары арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Ярышлар язның иң матур бәйрәме — 8 Март уңаеннан үткәрелде.

Катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов, шулай ук "Беренчеләр Хәрәкәте"нең җирле бүлеге җитәкчесе Ранилә Алиуллова мөрәҗәгать итте. Ярышларның баш хөкемдары Раил Исхаков булды.

Турнирны «Беренчеләр Хәрәкәте»нең җирле бүлеге белән берлектә Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче урынны һәм «Беренчеләр Хәрәкәте» күчмә кубогын «Беренчеләр Хәрәкәте»җирле бүлекчәсе командасы яулады;
2 урын-114 нче янгын сүндерү-коткару часте командасы;
3 урын- 1 нче санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы.

Турнирның иң яхшы уенчысы итеп Раил Исхаков танылды.

Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм якты уеннар өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез!

Ярышлар вакытында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексы нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International