Чүпрәле районында кышны озаттылар һәм язны күңелле каршы алдылар

2026 елның 9 марты, дүшәмбе

Җирле иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады.

2026 елның 8 мартында Чүпрәле районының төп мәйданы күңел ачу үзәгенә әверелде. Район халкы ике күркәм вакыйганы-Халыкара хатын-кызлар көнен зурлап билгеләп үтәргә һәм кышны борынгы Масленица традициясе буенча озатырга җыелды.

Район үзәгендә бәйрәм сәүдәсе иртәдән үк җәелеп китте. Ә инде сәгать 10 да «Чүпрәле» паркында театральләштерелгән тамаша башланды. Район мәдәният йорты артистларының яңгыравыклы тавышлары үз тирәсенә төрле яшьтәге тамашачыларны җыйды.

Җирле иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады. Балалар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле эстафеталарда, күңелле стартларда, ГТО нормативларын үтәүдә катнаштылар.  Кыюлыклары һәм җитезлекләре өчен оештыручылар татлы призлар һәм сувенирлар белән сыйладылар. Әлбәттә, Масленицаның төп символыннан башка нинди бәйрәм соң-барлык кунаклар да кайнар коймаклардан авыз итте.

Кышны озатуның кульминациясе кыш һәм яз әкият персонажлары барлыкка килү булды. Халык йоласы буенча, алар чүпрәлеләргә Мсленица карачкысын яндырырга тәкъдим иттеләр, бу салкыннарның, авырлыкларның һәм авыруларның бетүен аңлата, һәркем язга көч һәм яхшы уңышка өмет белән керә алсын өчен эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International