Барлык материалларны өйрәнү йомгаклары буенча комиссия тиешле карарлар кабул итте.
Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсенең 1 өлеше буенча кайбер авыл җирлекләренең вазыйфаи затларына, шулай ук районның берничә урта, төп мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләренә карата эш кузгату турындагы карарлар өйрәнелде. Икенче мәсьәлә шул ук маддә буенча башка авыл җирлекләренең вазыйфаи затларына төзелгән беркетмәләрне карауга кагылды.
Барлык материалларны өйрәнү нәтиҗәләре буенча комиссия тиешле карарлар кабул итте.
Нәтиҗә ясап, Рөстәм Мөхәмәтҗанов кар күп ява, шуңа күрә уяу булырга кирәк, дип билгеләп үтте. Ул мәктәпләрнең, балалар бакчаларының һәм башка социаль әһәмияткә ия объектларның түбәләрен вакытында кардан һәм боздан чистартуга, шулай ук юлларда йөрүне тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кушты.