2026 елның 18 мартында 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килкиева шәхсән гражданнарны кабул итәчәк.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Чүпрәле муниципаль районы, Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт, 201 кабинет.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 264-16-16.