Татарстанда яңадан "Утильләштерү мәктәбе: электроника" программасы эшли башлады

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы үз эшен дәвам итә, ул «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.

Мәктәпләр, балалар бакчалары, теләсә нинди бюджет учреждениеләре һәм хакимият органнары электрониканы бушлай тапшыра ала. Моның өчен табигатьтән рациональ файдалану фондының рәсми сайтында теркәлергә һәм катнашуга гариза бирергә кирәк: https://eko-fond.ru/electronics/.

Утильләштерү, документларның тулы комплекты бирелеп, табигатьне саклау законнары нормаларына туры китереп башкарыла.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: программа кысаларында Фонд, техниканы исәптән чыгару өчен кирәкле техник хәл актлары биреп, җиһазларның (шул исәптән медицина) техник торышына экспертизаны түләүсез башкара. Бушлай утильләштерүгә куллану үзлекләрен югалткан компьютер, электрон, электр, оптик җиһазлар (компьютер, офис техникасы һәм көнкүреш техникасы, «радиация» билгесе белән билгеләнгән җиһазлардан тыш) кабул ителә.

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы Татарстанда 2022 елдан башлап ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән килешү кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты-әйләнә-тирә мохиткә электрон җиһазларны дөрес утильләштермәүдән килгән зыянны киметү һәм куркыныч калдыклар белән эш итүгә аңлы рәвештә якын килүне формалаштыру.

Программада катнашу өчен учреждениеләргә Фонд сайтында теркәлергә кирәк www.eko-fond.ru.

2026 елның 1 яртыеллыгында программаның катнашуы буенча инструкция һәм аны үткәрү графигы кушымтада бирелә.

Тулырак мәгълүматны сайтта һәм Программаның координаторында алырга була. 7 (965) 176-32-19, электрон почта: tatarstan@eko-fond.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International