Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Чүпрәле районындагы турнирда төгәллек буенча ярыштылар

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Чүпрәле районының «Чемпион» спорт-сәламәтләндерү комплексында пневматик винтовкадан ядрә белән ату буенча ярышлар узды. Турнирда хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары катнашты. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланды һәм Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында уздырылды.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов, «Форпост» җирле бүлекчәсе директоры Альберт Сөләйманов мөрәҗәгать итте. Шулай ук катнашучыларга Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм кыска вакытлы ялга килгән махсус хәрби операция сугышчылары да хәер-фатиха бирде.

Шәхси зачет йомгаклары буенча беренче урынны Айрат Кәримуллин алды. Көмеш медаль иясе-Ирек Яфизов, бронза медальгә Виктор Петухов лаек булды. Кызыксындыру бүләге Дамир Биктудинга һәм Владимир Карусевка тапшырылды. Гомумкоманда зачетында кубокны Әфганстан ветеран-сугышчы-интернационалистлар командасы яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Турнир белән беррәттән «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру оештырылды. Чара физик культура һәм спортны үстерү дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Турнирны оештыручы КФХ башлыгы Владимир Лысовка иганәчелек ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International