Чүпрәледә социаль иминиятләштерү фондының клиентлар хезмәте эшенә йомгак ясалды

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Социаль иминиятләштерү  фондының клиентлар хезмәте эшенә йомгак ясалды

2026 елга төп бурычлар булып, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын тагын да арттыру, мәгълүмати-аңлату эшләре һәм ведомствоара хезмәттәшлекне ныгыту билгеләнде.

Чарада район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Социаль иминиятләштерү  фондының Татарстан Республикасы буенча программаларны гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Марат Нигъмәтҗанов, шулай ук район учреждениеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм хезмәт коллективы катнашты.

Төп доклад белән клиентлар хезмәте җитәкчесе Роза  Гафарова чыгыш ясады. Җитәкче  ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешен  халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү дип билгеләде.

Бүгенге көндә районның  6623 кешесе  пенсия алу хокукына ия.  2025 елда халыкны пенсия белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 1,6 млрд сумнан артык акча бүленгән.

Җитәкченең чыгышында гражданнарның ташламалы категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелүе ассызыкланды.

– Районда 69 инвалид бала яши, аларның әти-әниләре  өстәмә ял көннәренә һәм айлык түләүләр алу хокукына ия.Үткән ел  56 кеше шифаханә-курорт юлламалары алу хокукыннан файдаланган,-дип билгеләп үтте Роза Гафарова.

Чыгышында ул, шулай ук, ана капиталыннан һәм башка күп төрле дәүләт программаларынан чүпрәлеләрнең файдалануларын әйтеп узды, аерым алганда  махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, инвалидларны реабилитацияләү һәм фонд  хезмәтләрен цифрлаштыру мәсьәләләренә дә тукталды.

2025 елда гражданнарның электрон сервислардан активрак файдалануы билгеләп үтелде, шул ук вкытта шәхси кабул итүләрнең актуальлеге дә әйтелде.  2025 елда белгечләр тарфыннан  6629 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Дилүзә Азизова иҗтимагый оешманың Фонд белән үзара хезмәттәшлеге һәм районда өлкәннәр, пенсмонерларның эшчәнлеге турында сөйләде.

Марат Нигъмәтҗанов киңшмәдә катнашучыларны электрон сервислар һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды.

Киңәшмәне йомгаклап, район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, алга таба уңышлар теләде. Чара соңында  алдынгы хезмәткәрләне бүләкләү дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International