Бу истәлекле вакыйга аның үзе өчен генә түгел, барлык якыннары өчен дә чын бәйрәмгә әверелде.
Аңа җылы сүзләр һәм бүләкләр белән Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча урынбасары Илмир Измайлов һәм Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов килде. Кунаклар аңа Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
"Сезнең рух көче һәм зирәклегегез барыбыз өчен дә үрнәк булды! Тормышыгызда һәрвакыт тынычлык булсын", - дип мөрәҗәгать итте юбилярга Илмир Измайлов.
Хөрмәткә лаеклы тормыш юлы
Фәйрузә Сираҗетдин кызы Мунчали авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә, биредә биш бала үсә. Ул кечкенәдән үк хезмәтенең кадерен белә. Фәйрузә Сираҗетдин кызы озак еллар колхозда сыер савучы булып эшләгән-һөнәре авыр, ләкин бик кирәкле. Аның хезмәт сөючәнлеге һәм ныклыгы бөтен тормышның нигезе булып тора.
Кияүгә чыга, ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Әти әниләре аларга иң мөһиме-белем һәм тормышка юллама биргәннәр. Балалары үзләренең сәләтләрен тапканнар, һәм бүген Фәйрүзә Сираҗетдин кызы аларның уңышларын горурланып күзәтә.
Хәзер юбиляр кызлары белән-иң якын кешеләренең кайгыртуын һәм җылысын тоеп яши.
Фәйрүзә Сираҗетдин кызына чын күңелдән нык сәламәтлек, яктылык һәм игелек, якыннары янында озын гомер итүен телибез!