2026 елның 16 февралендә кич белән, 17 февральдә тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә көчле юеш кар, кайбер районнарда яңгырлы кар, күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран, 17-22 м/с тизлектәге көчле җил, юлларда кар көртләре, бозлавык, урыны белән көчле бозлавык булуы көтелә.
2026 елның 16 февралендә кич белән һәм 17 февральдә төнлә урыны белән Татарстанның көнбатыш яртысында 20 мм һәм аннан да күбрәк күләмдә бик көчле кар явуы көтелә.