Барыгызны да "Татарстан чаңгы юлы-2026" республика массакүләм ярышларына чакырабыз!

2026 елның 13 феврале, җомга

2026 елның 14 февралендә Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында "Татарстан чаңгы юлы-2026" республика массакүләм ярышлары узачак.

Ярышларга мәктәп укучылары, студентлар, район оешмалары хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм теләге булган һәркем катнаша ала. Аерым стартлар авыл җирлекләре башлыклары, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре арасында узачак.

Укучылар арасында старт 09: 30 сәгатьтә.
Өлкәннәр арасында старт 11: 00 сәгатьтә.

Ярышларда күрсәтелгән нәтиҗәләр "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексы нормативларын үтәү исәбенә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International