Казан шәһәренең Совет районында өрәңге, корычагач, алмагач, карама токымлы агачларның законсыз киселүе ачыкланган.
Яшел үсентеләрне кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 400 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Табигатьне саклау прокуратурасының тикшерү материаллары җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен алдан тикшерү органына җибәрелгән.
Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ Җинаять кодексының 260 маддәсенең 3 өлеше буенча (аеруча зур күләмдә урман утыртмаларын законсыз кисү) җинаять эше кузгатылган.