20 январь – 3 февраль аралыгында районның 19 авыл җирлегендә халык җыеннары узды.
Халык җыеннарына йомгак Иске Чүпрәле авыл җирлегендә ясалды. Аның эшендә район Башлыгы Марат Гафаров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашты. Җыен барышында Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов үткән ел башкарылган эшләрне анализлады, быелгысына планнар билгеләде.
Депутатлар исә республикакүләм, шулай ук, ил буенча гамәлгә ашырылучы программалар хакында сөйләделәр, аларның күпчелеге Чүпрәле районында да уңышлы гына эшләвен ассызыкладылар.
Моннан тыш, җыенда район прокуроры Ришат Купкенов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлек җитәкчесе Марат Хуҗиев һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Иосиф Кукушкинның чыгышлары тыңланды.
Нигездә, җыен нәтиҗәләре җирлекләрдә халыкның яшәү шартларыннан канәгать булуы турында сөйли. Ник дигәндә, соңгы елларда үзарасалым буенча республикадан дүрт тапкыр арттырылган ярдәм нигезендә шактый эшләр башкарылган. Авыл эчендәге юллар ремонланган, социаль-мөһим объектлар да республика программасы нигезендә төзелеп, төзекләндерелеп тора.
Халык җыеннарда актив катнашты, борчыган сорауларын да бирде. Авыл эчендәге юлларны ремонтлау, су җитмәүлек, хуҗасыз этләр, чүп түгү кебек сораулар игътибар үзәгендә иде.
Район Башлыгы Марат Гафаров җыеннарга йомгак ясап, быел төзекләндерү буенча шактый эшләр каралганлыгын белдерде.
–Билгеле, барлык эшләрне дә бер елда башкару мөмкин түгел, әмма хәл итмәслек мәсьәләләр юк,- диде Марат Ринат улы. Ул, шулай ук, халкыбызга районның иҗтимагый тормышында актив булганнары һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен әйтте, киләчәктә дә бердәм булырга өндәде.