Сугышчан һәм Хезмәт Даны монументы янындагы тантана тиңдәшсез батырлык турында искә төшерде, ул мәңгегә батырлык һәм ныклык символы булып калачак.
Бүген, 2026 елның 3 февралендә, Чүпрәле муниципаль районында сугышчан һәм Хезмәт Даны монументы янында совет гаскәрләре тарафыннан Сталинград сугышында немец-фашист илбасарларын тар-мар итүнең 83 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
Истәлекле чарада Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ьитәкчесе Руслан Вилданов, «Форпост» үзәге директоры Альберт Сөләйманов, шулай ук Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары катнашты.
Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышының иң канкойгыч сугышларының берсендә сугышкан һәм һәлак булган һәркемгә хөрмәт йөзеннән мәңгелек утка веноклар салдылар. Һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Җыелучылар алдында Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чыгыш ясады. Ул Сталинград өчен нинди каты сугышлар алып барылуын, сугыштан соң тулысынча җимерелгән шәһәрне ничек торгызуларын искә төшерде, совет кешеләренең батырлыгын билгеләп үтте.