Чүпрәле районыннан тыл хезмәтчәне Солтан Минкинга Россия Президенты котлавын тапшырдылар

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Иске Шәйморза авылында яшәүче Солтан Кадыйр улы Минкин бүген, 2026 елның 2 февралендә, 94 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Солтан Кадыйр улы-тыл хезмәтчәне.

Хөрмәтле Солтан Кадыйр улын котларга Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова килде.

Солтан Кадыйр улына Россия Федерациясе Президентының котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Кунаклар аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм якыннарының мәхәббәтен теләделәр.

Солтан абый һәм аның хатыны Фәһимә апа гомер буе колхозда намуслы хезмәт иткәннәр. Алар буынына сугыш чоры авырлыкларын кичерергә һәм сугыштан соңгы авыл хуҗалыгын торгызуда актив катнашырга туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International