Җирлек башлыклары хуҗалык эшләренең башкарылуы һәм үзара салым программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хисап тотты.
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров Зур Аксу һәм Городище авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулар үткәрде. Мондый җыеннар-авыл кешеләренә дулкынландыргыч сораулар бирү, тәкъдимнәр әйтү һәм җитәкчелектән аңлатмалар алу өчен турыдан-туры мөмкинлек.
Җирлек башлыклары башкарылган хуҗалык эшләре һәм үзара салым программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хисап тоттылар. Шулай ук җирлек территориясендә башкарылган эшләр һәм быелгы планнар турында фикер алыштылар.
Район Башлыгы Марат Гафаров җыелучыларга узган ел йомгаклары буенча районның социаль-икътисади күрсәткечләре турында сөйләде. Ул халыкны үзара салым программасында активрак катнашырга өндәде, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм агымдагы елга төп бурычларны билгеләде.
Очрашуда авыллар өчен актуаль мәсьәләләр күтәрелде: коммуналь инфраструктураның торышы, юлларны ремонтлау һәм төзекләндерү. Моннан тыш, профильле хезмәтләр вәкилләре халык өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм мошенниклык схемаларыннан саклану буенча инструктажлар уздырды.
Җыеннар азагында актив яшәүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.