2026 елның 6 гыйнварында Иске Чүпрәле күппрофильле лицее базасында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында районның гомуми белем бирү учреждениеләре арасында «Кыш Бабай призына» шахмат ярышы булып узды.
Шахмат турнирларын уздыруның максаты булып Чүпрәле районы укучыларын даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү; Чүпрәле муниципаль районы мәктәпләрендә укучыларның шахмат буенча иң яхшы командаларын билгеләү; массакүләм физкультура-спорт эшен оештыру формаларын камилләштерү һәм районда шахмат хәрәкәтен үстерү аша сәламәт һәм интеллектуаль актив яшь буын тәрбияләү тора.
Шахмат турнирында районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 16 команда катнашты. Һәр мәктәпнең командасы өч укучыдан торды: ике егет һәм бер кыз. Командалар дүрт төркемгә бүленде: А, Б, В һәм Г. Һәр төркемдә дүртәр команда булды.
Турнирның баш хөкемдары Ханбик Кәнәфи улы Камалов иде.
Турнирда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов җылы сәламләде. Үзләренең сәламләү чыгышында кунаклар билгеләп үткәнчә, бүген бирегә район мәктәпләреннән иң яхшы шахматчылар җыелган һәм аларга матур уеннар һәм җиңел җиңүләр теләделәр.
Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Уби урта мәктәбе командасы яулады, 2 урынны Яңа Әлмәле урта мәктәбе командасы алды, 3 урынны Иске Шәйморза урта мәктәбе командасы яулады.
Призлы командаларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов, Кыш Бабай һәм Кар кызы Грамоталар, кубоклар, медальләр һәм Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.