Чүпрәле районында Дамир Алимов истәлегенә пенсионерлар арасында волейбол турниры узды

2026 елның 6 гыйнвары, сишәмбе

2026 елның 5 гыйнварында "Алтын" универсаль спорт залында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында Чүпрәле районы пенсионерлары арасында Дамир Алимов истәлегенә волейбол турниры үткәрелде.

Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсенең элеккеге җитәкчесе Дамир Алимов истәлегенә волейбол турниры районда инде традициягә кереп калды һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, өлкәннәрне системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Дамир Дәүләтшин улы спортны ярата иде. Балачактан ук ул спорт белән шөгыльләнә, бигрәк тә җиңел атлетика һәм чаңгы спорты кебек спорт төрләре белән. Институтта укыган вакытта институтның чаңгы узышлары буенча җыелма командасы өчен чыгыш ясаган һәм призлы урыннар алган.

Россия Пенсионерлар берлегенең җирле район бүлеген җитәкләп, төрле спорт дәресләре һәм чараларын уйлап тапкан һәм тормышка ашырган.
Чарада Дамир Алимовның хатыны, кызлары, оныклары, туганнары катнашты.

Спортчы-волейболчыларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов җылы сәламләде, барлык командаларга уңышлар теләде.

Руслан Расих улы үзенең чыгышында Дамир Дәүләтшин улының район үсешенә һәм район пенсионерлары арасында спортка керткән өлешен билгеләп үтте һәм Алимовлар гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырды.

Районның агроидарә җитәкчесе Тәлгать Халитов барысын да спорт бәйрәме белән котлады, Дамир Алимов турындагы истәлекләре белән уртаклашты, командаларга уңышлы уеннар теләде.

Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Дилүзә Азизова турнирда катнашучыларга уңышлар, матур уеннар һәм җиңел җиңүләр теләде. Дамир Алимовның хатыны Венера Алимова әлеге турнирда катнашучыларга, турнирны оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Турнирда дүрт команда: «Орлы», «Искра», «Аббазовлар» һәм «Молодежь» кызлар командасы катнашты. Турнирның баш хөкемдары Илнур Хөснетдинов иде.

Барлык очрашулар йомгаклары буенча «Искра» пенсионерлар командасы – беренче, «Молодежь» кызлар командасы – 2 һәм «Орлы» пенсионерлар командасы 3 урынны яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, кубок һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. «Аббазовлар» командасы турнирда актив катнашкан өчен Грамота белән бүләкләнде.
Турнир вакытында ГТО мобиль мәйданчыгы да оештырылды.

Белешмә
Дамир Дәүләтшин улы Алимов 1948 елның 2 гыйнварында Яңа Чүпрәле авылында туа. 1965 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлап, Алабуга педагогия институтына укырга керә. Уку вакытында чаңгы узышлары белән шөгыльләнә, спорт мастерына кандидат нормативларын үти. Ул инициативалы кеше иде, теләсә нинди катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын таба иде, яхшы оештыручы һәм гади яхшы кеше иде. Ул бөтен гомерен туган Чүпрәле районына хезмәт итүгә багышлаган.
Үзенең хезмәт эшчәнлеген Дамир Дәүләтшин улы Куйбышев тимер юлының «Ульяновск» локомотив депосында эшче булып башлый, Яңа Чокал сигезьеллык мәктәбендә укыту бүлеге буенча директор урынбасары булып эшли, Чүпрәле училищесында укыта. Озак еллар төрле җитәкче вазифаларында эшли. Гомеренең соңгы елларында Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе була.
Дамир Дәүләтшин улы бүләкләре бик күп иде, ул «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, СССР сәүдә министрлыгының, ТАССР Мәдәният министрлыгының, Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек Министрлыгының Мактау грамоталары, кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International