Чүпрәле районы Кече Чынлы авылынан тыл хезмәтчәнен 94 яше белән котладылар

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 2026 елның 13 гыйнварында, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне Сәхау Садртдин улы Фәхретдиновка 94 яшь тулды. Сахау Садретдин улын туган көне белән котларга Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов килде.

Рөстәм Искәндәр улы тантаналы шартларда РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау һәм Район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырды. Бик күп җылы теләкләр әйтелде, бигрәк тә озак елларга сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

Сахау Садртдин улы 1932 елның 13 гыйнварында Кече Чынлы авылында күп балалы гаиләдә туа. Абыйларын фронтка алалар. Сугыш башланганда Сәхәү абыйга нибары 9 яшь була. Бик авыр сугыш еллары булды. Аңа балачактан ук ачлык та, салкын да кичерергә туры килгән. Мәктәптә ул бары тик 4 класс кына укый ала. 4 нче сыйныфны тәмамлагач ук колхозга эшкә китә. Аңа төрле эшләр башкарырга туры килә, көне-төне кырда эшләргә туры килә. Сугыш беткәч тә, Сәхау абый туган авылыннан китми, колхозда эшли, аннан лаеклы ялга чыга. Ул бик яхшы балта остасы иде, пенсиягә чыкканнан соң аны эштән тиз генә җибәрмәгәннәр, калуын сораганнар.

Хатыны Кәүсәрия апа белән алар 70 елга якын бергә яшиләр, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр: 3 ул һәм 2 кыз.

Барлык балаларына лаеклы белем һәм тәрбия бирергә тырыштылар, аларга аякка басарга, бу тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иттеләр. Кәүсәрия апа белән Сәхау абый бергә кайгы да күрделәр, өч баласын җирләделәр.

Бүген алар икәү генә яшиләр. Аларны социаль хезмәткәр карый һәм алардан ерак түгел аларның килене яши, ул көн саен аларның янына килеп, һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырыша. Кәүсәрия апа да, Сәхау абый да социаль хезмәткәр белән киленгә ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле.

Балалары, оныклары балалары белән ял көннәренә, бәйрәмнәргә Кәүсәрия апа һәм Сәхау абый янына килә.

Фәхретдиновлар гаиләсе зур һәм тату, аларның өйләренә балалары, оныклары, оныкчыклары еш җыела.
Сәхау абый кунакларның килүенә бик шат иде һәм ихтирам күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International