Чүпрәле районы җитәкчеләре «Теләкләр чыршысы»нда балачак хыялларын тормышка ашырдылар

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Иске Чүпрәле мәдәният йортында «Теләкләр чыршысы» акциясе узды.

22 декабрдә Иске Чүпрәле авылында «Теләкләр чыршысы» Яңа ел алды акциясе узды. Чүпрәле районы җитәкчеләре район мәдәният йортына балалар хыялларын тормышка ашыру өчен җыелдылар.

Чын әкияти атмосфера тудырырга Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның күңелле ярдәмчесе — Кар бабай ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International