13 декабрьгә кадәр газетага язылуга ташламалы бәяләр гамәлдә.
Бүген, 8 декабрьдә, Чүпрәле районы Башкарма комитетында «Газетага язылучылар көне» узды. Чара район басмаларына ташламалы язылу декадасы һәм инвалидлар декадасы кысаларында оештырылды.

Эшлекле киңәшмә алдыннан җитәкчеләр «Туган як» һәм «Таван ен» район газетларына 2026 елның беренче яртыеллыгы өчен язылу рәсмиләштерделәр.

«Язылучылар көнендә» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәмгә аерым игътибар бирелде. Инвалидлар декадасын хуплап, җитәкчеләр үз әти-әниләре өчен һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен район басмаларын яздырдылар.
Искәртеп узабыз, 13 декабрьгә кадәр газетага язылуга ташламалы бәяләр гамәлдә.

Хөрмәтле райондашлар! «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына язылып, яңалыкларны беренчеләрдән булып укыгыз, туган як тормышы һәм үсеше белән даими таныш булыгыз.
Тулырак: https://chuprale-online.ru/news/obschestvo/rukovoditeli-drozzanovskogo-raiona-rt-podderzali-lgotnuiu-podpisku-na-gazety-tugan-iak-i-tavan-en