2025 елның 8 декабрендә «Алтын» универсаль спорт залы һәм «Акчарлак» йөзү бассейны базасында белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале узачак. Бу хакта Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хәбәр итә
Фестивальдә катнашуга 11 сыйныф укучылары 6 баскычтагы сынау (тест) нормативларын үтәү өчен рөхсәт ителә.
Отличие билгесен алу өчен тиешле санда нормативларны уңышлы үтәгән катнашучылар «ГТОның алтын билгесе», «ГТОның көмеш билгесе», «ГТОның бронза билгесе» белән бүләкләнәләр.
Фестивальдә катнашучыларга уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр телибез.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.